Авторизация

Восстановить доступ

Войти с помощью

Регистрация

Пожертвования музыканту Robbie

Новости музыканта Robbie

Robbie
12 янв в 13:20

Почти 18 лет прошло с момента съемок. Многое уже почти забылось с тех времен. Но зато невероятно приятно снова вернуться в это время, хотя бы через экран) Приятного просмотра))

Robbie
4 май 2020

АЛИЯ
Илсур Мортаза сүз.
Айдар Мөхәммәтдинов көе.
(2005 ел)

Йөрәгемнең иң түрендә,
Йөртәм синең исемеңне.
Әйтер сүзләр таба алмыйм,
Сиңа булган хисемне.

Айга карыйм – Алия,
Кояшым да – Алия.
Искән җил дә синдәй назлы,
Йолдызым син Алия.

Моңа кадәр тоймаганмын,
Сөю хисен чын-чынлап.
Хисләремнең көчлелеген,
Сөйләр идем гел җырлап.


Бул син минем тик шатлыгым,
Юанычым hәрвакыт.
Сине генә сөйгәнемне,
Аңларсың син бервакыт!

Robbie
8 апр 2020
Robbie
22 янв 2020

❗️Ахметшин Фарит Мансурович 1960 года рождения, г.Ижевск

ПРОСЬБА ТЕМ, КТО ВИДЕЛ ИЛИ ЧТО - ЛИБО ЗНАЕТ О МЕСТОНАХОЖДЕНИИ МОЕГО ПАПЫ, СООБЩИТЬ МНЕ. С ВЕЧЕРА 17 ЯНВАРЯ НЕ ВЫХОДИТ НА СВЯЗЬ.

Robbie
15 янв 2020

Пушка))

Robbie
21 дек 2019

КҮҢЕЛ БУШАТУ


Ялгышабыз гомер буе, ялгышабыз, сизмичә.
Гади бер җан иясе, икәнлекне белмичә.
Җәнлекләрдән аерылабыз, сөйләшә белү белән,
Янәсе - мин кеше заты, аякта йөри беләм.

Йөрүен дә йөрибез, сөйләвен дә сөйлибез.
Кая барып ни сөйләгәнне һич кенә дә белмибез.
Табигатьтән җәнлек ала, бары тик ни кирәген.
Ә без һаман умырабыз, кайсын күзләр күргәнен.

Үзенә зыян килернекне, хайван бер дә эшләми.
Зыян кыла кеше гел дә, әллә башы эшләми.
Эшләвен дә эшли кебек, тау-ташларны күчерә.

Показать полностью...

Космоска да алды юлны, җирдәгесен үчерә.

Елыйбыз да, көләбез дә имеш бар бездә күңел.
Көчсезләрне кимсетүләр, булдымы шул да күңел.
Сез әйтерсез “җанвар бит ул, ашый тотып көчсезне”.
Ул ашаса берне ашый, куып йөрми сигезне.

Ә без исә, чиксез комсызлыкка чумганбыз.
Комсызлыкка чумганбыз да, җырткыч җаннар булганбыз.
Кызык өчен рәнҗетәбез, кимсетәбез, изәбез!
Янәсе дә “шулай тиеш” – дәрәҗәне сизәбез.

Тик аяныч, шуны беләм, бушка гына бу юллар.
Шулай булган, шулай булыр, куеп булмый тыюлар.
Күңел генә бушатуга, кайтып кала бу сүзләр.
Дәшмичә дә торып булмый, әле күрә шул күзләр.


Автор Илсур Мортаза.

Robbie
21 дек 2019

БӘХЕТ ТЕМАСЫНА УЙЛАНУЛАР

Абсолют бәхет була алмый,
Килә алмый ишелеп.
Кәнәгать һм сабыр булып,
Яшәү кирәк иң элек.

Берне бирсәң җиде кирәк,
Җиде булса, унысы.
Безгә нидер җитми һаман,
Борчылдыра шунысы.

Бәхет бит ул матди түгел,
Алып булмый акчага.
Һич тә үсми җиргә чәчеп,
Орлык сибеп бакчага.

Бәхет сүзе ул, сүз генә,
Чын барлыкта кичереш.
Асылына төшенә алсаң,
Шатлык бирер биш өлеш.

Бүген генә белеп булмый,
Бәхетле ме, юк мы син.
Яшь гомерләр иң зур бәхет,
Еллар үткәч беләсең.

Показать полностью...


Бәхет күктән төшә алмый,
Күпме генә көтсәң дә
Бәхетле бул, тот та бер көн,
Шактый гомер үтсәң дә!

Безнең өлеш, ул безнеке,
Ничек кенә борсаң да.
Ни язганы, шунысы була,
Зур планнар корсаң да.

Исән икән, димәк әле,
Кирәгең бар нигәдер.
Яхшы, яман, белмим нинди,
Үрнәк булу кемгәдер.


Автор Илсур Мортаза.

Robbie
19 дек 2019

Всем понаехавшим посвящается.
Городу контрастов, красивому, удивительному.

Альбина Яруллина (слова) , Даниил Иванов (музыка)
Аранжировка: Роберт Муртазин, Кирилл Шарафутдинов,
Запись, сведение, мастеринг: Кирилл Шарафутдинов

Обложка: Булат Даутов
Фотограф: Оля Аверкиева

Все права защищены
#Москва

Robbie
13 дек 2019

ОНЫКЧЫГЫМ ОЛИВИЯМӘ

Нәни кызым күзен ачты,
Ул уянды елмаеп.
Ул уянгачтын курчаклары,
Ята түнеп, кыйшаеп.

Атлап түгел, йөгреп йөри,
Ул сөенә барсына.
Аңа карап мин сөенәм,
Бер борчу да юк соман.

Ул тугачтын, мәгънә туды,
Өмет яши күңелдә.
Булуыңа рәхмәт кызым,
Бәхет яусын үзеңә.

Балдан татлы онык, диләр,
Алдашалар оялмый.
Аннан татлы бернәрсә дә,
Җир йөзендә булалмый.

Чырык-чырык килүләре,
Колакларны иркәли.
“Бабайчигым” дигән сүздән,
Күзләр калмый яшләнми.

Бул син балам тик шатлыгым,

Показать полностью...

Уңышларга ия бул.
Тәүфикларын бирсен Ходай,
Бирсен сиңа туры юл.

Безнең сөю чын йөрәктән,
Ихлас итеп мин әйтәм.
Сиңа булган назлы хисләр,
Ургылалар йөрәктән.

Автор Илсур Мортаза